news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән

Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ", Александр Казанцев). Әлмәт районының "Акташ-Кузайкино" автоюлының беренче чакрымында унынчы модель "ВАЗ" йөртүчесе "Жигули 2101" һәм унөченче модель "Лада" белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә "унынчы" модель машинаның 31 яшьлек йөртүчесе һәм "Жигули"ның 41 яшьлек пассажиры үлгән.

"Татар-информ" агентлыгы корреспондентына ЮХИДИдән хәбәр итүләренчә, әлеге һәлакәтнең сәбәбе куркыныч участокны "унынчы" модель машина йөртүчесенең уңышсыз узуы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Төп бәрелү "Жигули"га туры килгән. Инспекторлар дәлилләвенчә, "унынчы" модель йөртүчесе (Ижевскида яшәүче) трассадагы "Узу тыела!" дигән билгене күргән булырга тиеш. Һәлакәттә, шулай ук "беренче" модель машинаның йөртүчесе дә зыян күргән. Ул күпсанлы җәрәхәтләр белән авыр хәлдә, якында урнашкан "Татнефть" ААҖнең медицина-санитария частенә җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100