news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында юл һәлакәтендә яшь егетнең гомере өзелгән

20 яшьлек егет куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган

  (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Һәлакәт 1 сентябрь төнендә Түбән Мактама – Актүбә автомобиль юлының 22нче километрында килеп чыккан. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Лада» машинасының 10 нчы моделен йөртүче 20 яшьлек егет тизлекне арттыра һәм идарә итүдә контрольлекне югалта. Нәтиҗәдә, автомобиле трассадан кюветка очкан һәм әйләнгән.

Нәтиҗә аяныч: «Лада» машинасының 20 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Шулай ук 20 яшьлек машина йөртүче сынган-җәрәхәтләнгән килеш «Татнефть» ААҖ медсанчастена озатылган. Әлеге медицина оешмасына «Лада» машинасында зыян күргән 21 яшьлек тагын бер пассажирны да китергәннәр.

ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгълүматы буенча, аларның өчесе дә машинада куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100