news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында юл һәлакәтендә машинаның тәгәрмәче очып чыккан

Юл-транспорт һәлакәтендә "УАЗ" машинасының 1990 һәм 1992 елгы ике пассажиры зыян күргән.

Әлмәт районында юл һәлакәтендә машинаның тәгәрмәче очып чыккан
almet-rt.ru/

(Әлмәт, 21 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 20 августта 9.55 сәгать↨тә Әлмәт-Лениногорск юлында юл-транспорт һәлакәте булган. 31 яшьлек ир-ат идарәсендәге "УАЗ" машинасының тәгәрмәче очып чыккан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шуннан соң машина йөртүче руль белән идарәне югалтып, каршы хәрәкәт полосасына чыккан һәм "Лада" автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә "УАЗ" машинасының 1990 һәм 1992 елгы ике пассажиры зыян күргән. Аларны шәһәрнең 3нче поликлиникасына озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot