news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында юл һәлакәтендә ике кеше зыян күрде

Ике йөртүче дә хастаханәгә озатылган.

(Әлмәт, 29 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районында ике йөк машинасы бәрелешкән, дип яза җирле басма.

Казан-Оренбург трассасының Колшәрип авылы янындагы участогында «КАМАЗ» белән «Сканиа» бәрелешкән. Нәтиҗәдә ике кеше - ике шофер тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.

Вакыйганың сәбәпләрен ачыклау бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot