news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында юкка чыккан 6 яшьлек малай табылган

Ерусбайкино авылында малай велосипедта билгесез юнәлештә юлга чыккан һәм шул китүдән кайтмаган була.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Әлмәт районында 6 яшьлек малай югалган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. 
 
Бүген иртән 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Ерусбайкино авылында 6 яшьлек малайның велосипедта билгесез юнәлештә юлга чыгуы турында хәбәр килә. Туганнары аны сәгать ярым эзләсә дә, тырышлыклары бушка китә.
 
Урынга 7 нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре, Әлмәт янгын сүндерү-коткару гарнизонының оператив төркеме, полиция хезмәткәрләре, авыл администрациясе вәкилләре юл тота. Эзләү операциясендә барлыгы 13 кеше катнаша.
 
Ике сәгать вакыт узгач малай үзе өйгә кайтып керә һәм шушы вакыт эчендә велосипедта йөрүен җиткерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100