Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районында яшелчә үстерүгә зур игътибар бирелә
Рәхимҗан Гайнуллин җитәкчелегендәге 2 гектарлы теплицада ел дәвамында эш кайный.
(Әлмәт, 6 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Заманында дан тоткан Мактама теплицасы да бүген дә әлмәтлеләрне генә түгел, район аша узып йөрүчеләрне дә тәмле кыяр-помидорлар белән тәэмин итүен дәвам итә, дип яза җирле басма.
Рәхимҗан Гайнуллин җитәкчелегендәге 2 гектарлы теплицада ел дәвамында эш кайный. Аның кызы Лилия Сәгъдиева эшмәкәрләр белән очрашу вакытында район башлыгы Айрат Хәйруллинга проблемалары белән мөрәҗәгать иткән.
– Моңа кадәр бер генә район башлыгының да теплицага килеп, эшчәнлегебез белән танышканы булмады. Айрат Ринатович килде, карады, ярдәм итәргә ышандырды. Безгә яңа базарда урын бирделәр. Нинди грантларда катнашырга, лизингка нәрсәләр алырга мөмкин булуын аңлатты, – диде Лилия.
Җәмгыятьтә чәчәкләр үстерү белән дә шөгыльләнәләр. Нинди генә чәчәк юк биредә. Быел 40 мең төп чәчәк сатканнар инде. Кыяр әлегә 4, помидор 2 тонна сатылган.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, районда алардан башка шулай күпләп кыяр-помидор, татлы борыч үстерүче юк. Чөнки читтән караганда гына җиңел тоела, чынлыкта исә, зур тырышлык, күп тир түгәргә кирәк. Теплица булса да, һава торышы да зур роль уйный. Лилия Сәгъдиева искәрткәнчә, декабрь аенда нибары кояшлы 4 кенә көн булган. Кояш җитмәүдән расcадаларның байтагы үлгән. Дөрес яктыртулар бар, әмма ул һич кенә дә кояш нурын алыштыра алмый. Кыскасы, проблемалар җитәрлек.
Теплицада эшләүче, Лилия ханымның әнисе Нәсимә апа Гайнуллина һәм Нәфисә Рузанова кыяр-помидор тозлау, лечо ясау серләре белән дә уртаклашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз