news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында яшәүче хатын-кыз «Автоледи-2020» исемен яулады

Анда Татарстаннан 56 автомобиль йөртүче катнашты.

Әлмәт районында яшәүче хатын-кыз «Автоледи-2020» исемен яулады

(Әлмәт, 21 август, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Бүген Казанда «Автоледи-2020» машина йөртү осталыгы республика конкурсына йомгак ясалды. Анда Татарстаннан 56 автомобиль йөртүче катнашты. Әлмәт районында яшәүче хатын-кыз «Автоледи-2020» исемен яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, конкурсны үткәрү форматы үзгәртелде һәм финалда ярышларның 4 зона этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән автоледилар катнашты. Конкурсантлар 3 этапны уздылар: юл йөрү кагыйдәләре буенча теоретик имтихан, аннары катлаулы күнегүләрне башкарганда автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр.

Социаль реклама баннерлары һәм видеороликлар конкурсның финиш сызыгы булып торды. Беренче урынны һәм «Автоледи-2020» мактаулы исемен Әлмәт районыннан Надежда Кнурова яулады. Мамадыштан Венера Юмагужина — икенче, Лениногорскидан Диана Закирҗанова өченче булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot