news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында яшәүче хатын интернет аркылы йорт сатканда 400 меңен урлаткан

Аферист йорт өчен түләргә дип, счет реквизитларын сораган.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Әлмәт районында яшәүче хатын-кыз интернет аркылы йорт сатканда 400 мең акчасын урлаткан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Иске Михайловка авылында яшәүче 54 яшьлек хатын сөйләвенчә, ул өен сату турындагы игъланны интернетка урнаштырган. Соңыннан билгесез кеше шалтыратып, йорт өчен акча күчерергә дип счет реквизитларын сораган”, - дип сөйләделәр полициядә.

Нәтиҗәдә, җинаятьче хатын-кызның счетыннан 389 сум акча алган. Әлеге факт буенча “Мошенниклык” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Аферистның Чиләбе өлкәсеннән эш итүе ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot