Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районында яшәүче бер ханым 31 мең сумга бозымнан арынган
41 яшьлек хатын-кыз үз йортына урамда урын-җир әйберләрен сатучы таныш булмаган кешене кертә.
(Әлмәт, 1 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районының полиция бүлегенә Новоникольск авылында яшәүче 41 яшьлек алданган хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза җирле басма.
Ул үз йортына урамда урын-җир әйберләрен сатучы таныш булмаган кешене кертә. Кунак әлеге йортка бозым салынганлыгын һәм аны “чистарту” өчен акча кирәклеген әйтә. Чистарту ритуалы башкарылгач, кунак белән бергә 31 000 сум акча да юкка чыга.
Полиция бүлегендә әлеге “кунак”ның фотороботы төзелә һәм бүгенге көндә аның эзенә төшү буенча эшләр алып барыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз