news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында янгында бер зур кеше һәм яшүсмер һәлак була

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Әлмәт районында янгында бер зур кеше һәм яшүсмер һәлак була

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Бүген 5.47 сәгатьтә янгын сагы чакыру номерына Әлмәт районының Добромыш авылында йорт яна дигән хәбәр килде.

Беренче булып янгын урынына 77 нче ПСЧ хезмәткәрләре килде. Алар ачык яну юк, дип ачыклаганнар, әмма йорт диварлары янган. Өй эчендә башта бер мәет , аннан тагын бер мәет табылган. Янгын нәтиҗәсендә 52 яшьлек ир-ат һәм 15 яшьлек яшүсмер үлә.

Янгын мәйданы 10 кв. метр тәшкил итте. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot