news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында янгын сүндерү өчен каралган сулыкта ир-ат батып үлгән

Фаҗига Баграж-Никольское авылында килеп чыккан.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Әлмәт районында янгын сүндерү өчен каралган сулыкта ир-ат батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә көндез бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына Баграж-Никольское авылында 56 яшьлек ир-атның батып үлгәнлеге хакында хәбәр алынган.

Шаһитлар 7нче зона янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләренә ир-атның үле гәүдәсен судан алып чыгарга булышкан.

Ачыкланганча, ир-ат коеныр өчен яраксыз булган су буенда ял иткән һәм коенырга уйлаган. Ярдан ун метрлап киткәч, ул күздән югалган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100