news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында янгын фаҗигагә китергән

Татарстан янгын сүндерүчеләре чакырту буенча 1 тәүлектә 39 тапкыр чыккан

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә кичке 8 тулганда Татарстанның Әлмәт районында торак йорт фатирында янгын булган. Янгын сүндергән вакытта 1955 елгы ир кешенең үле гәүдәсе табылган. Ут кабуның сәбәбе – исерек килеш ут белән саксыз эш итү.


Узган тәүлектә Татарстан янгын сүндерүчеләре чакырту буенча 39 тапкыр чыккан, ә республикада 7 янгын булган, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган, 1се коткарылган.

Янгын сәбәпләре: 1сенең сәбәбе ачыклана, 3 янгын мич артык кызудан, тагын 1 янгын электрның кыска ялганышыннан чыккан, 2 янгын ут белән саксыз эш итүдән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot