news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачтылар

Әлмәт районындагы иң яхшы волейбол командасы Иске Суркино авыл җирлегендә.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Әлмәт районында Иске Суркино авыл җирлегендә мәктәптә спорт мәйданчыгы ачылды. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спорт мәйданчыгы волейбол, баскетбол, минифутбол уйнарга көйләнгән. Спорт мәйданчыгын төзегәндә яңа технологияләр һәм материаллар кулланылган.

Иске Суркино авыл җирлегендә Әлмәт районындагы иң яхшы волейбол командасы бар.

Физкультура укытучысы һәм җирле волейбол командасы тренеры Евгений Архипов әлеге мәйданчык булачак чемпионнар әзерләү өчен зур әһәмияткә ия, дип белдерде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot