news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында йөкле ханым авария китереп чыгарган

Йөклелеге өзелү куркынычы янаган ханымны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәргә туры килә.

(Әлмәт, 12 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Юл-транспорт һәлакәте Казан-Оренбург юлының 266 нчы чакрымында, Әлмәт районында була, дип яза җирле басма.

32 яшьлек йөкле ханым «ВАЗ-21150» руле артында ике машинаны бәрдерә. Авария 8 декабрь көнне иртән була. Зур тизлектә җилдерүче ханым руль белән идарәне югалта һәм каршы як полосага чыгып, Chevrolet Lacetti һәм «ГАЗ-2217» микроавтобусына бәрелә. Урынга коткаручыларны, полицейскийларны һәм ашыгыч ярдәм чакырталар.

Йөклелеге өзелү куркынычы янаган ханымны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәргә туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100