news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында узган ел 1341 парның никахы рәсмиләштерелгән

Әлмәттә узган елның иң өлкән кәләшенә 69 яшь булган.

(Әлмәт, 30 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 2018 елда Әлмәт районында 1341 парның никахы рәсмиләштерелгән. Шуларның 75 проценты беренче тапкыр никахлашкан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Өйләнү һәм кияүгә чыгуның актив вакыты – 20-34 яшь. 2018 елда иң өлкән кияү Чаллы шәһәреннән 88 яшьлек ир-ат була. Иң өлкән Әлмәт киявенә исә 68 яшь. Кәләшләргә килгәндә, Әлмәт районының иң өлкән кәләшенә 69 яшь. Татарстанда иң өлкән кәләш исә Актаныш районында, ул 87 яшендә кияүгә чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot