news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында "Учук" фестивале узачак

Биредә республиканың 22 районыннан килгән делегатлар катнашачак.

(Әлмәт, 25 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 29 июньдә Татарстан Республикасы Кама аръягы чувашларының ХІІІ Ачык "Учук" фестивале узачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Фестиваль кысаларында 28 июньнән алып 30 июньгә кадәр яшьләр өчен тарихи форум һәм палаткалы лагерь эше оештырылачак. Биредә республиканың 22 районыннан килгән делегатлар катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot