news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында таудан төшкәндә трактор капланган

Буада штырь-фиксатор ычкынып китеп, терлекчене яралаган, аның башына зыян килгән

 (Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәттә бәхетсезлек очрагы эш вакытында предприятиедә килеп чыга. “Кичүчат” җәмгыяте хезмәткәрләре тракторда таудан төшкәндә капланганнар. Нәтиҗәдә, бер әлмәтленең умыртка сөягенә зыян килә. Хәзерге вакытта бу уңайдан тикшерү эшләре бара.

Татарстанда узган атнада хезмәт урынында теркәлгән бәхетсезлек очрагы моның белән генә чикләнми. Буада “Ак Барс” җәмгыятендә ат түшкәсен күтәргән вакытта штырь-фиксатор ычкынып китеп, терлекчене яралый, башына зыян килә. “ДорСтройКазан” җәмгыятендә йөк төягеч машинисты машинага май салганда таеп егыла һәм шулай ук умырткасына зыян килә, дип белдерә “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100