news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында тарихи йорттан музей ясарга җыеналар

150 еллык тарихы булган йорт бүгенге көндә ташландык хәлдә.

Әлмәт районында тарихи йорттан музей ясарга җыеналар
Михаил Захаров

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Әлмәт районы Чупай авылындагы тарихи йортта музей ясарга уйлыйлар. Бу йортта 1930 елга кадәр сәүдәгәр Әхмәт бай Әхмәтовның гаиләсе яшәгән.

«Өй тарихы белән туристлар да кызыксына. Бервакыт хәтта Көньяк Кореядан килгәннәр иде. Туристлар кызыксынуы булгач, алар өчен матур үзәк ясарга телибез. Шунда ук музей, чәй эчә торган урын, тамашалар күрсәтә алырлык бер үзәк ясарга ният», — диде Чупай мәдәният йорты җитәкчесе Дамир Идрисов.

Бүгенге көндә йорт ташландык хәлдә, ә төзекләндерү эшләренең кайчан башланачагы билгесез. «Төзекләндерү чыгымнар таләп итәчәк. Авыл җирлеге, иганәчеләр булышыр дип өметләнәм», — диде мәдәният йорты директоры.

Мәмәт авыл җирлеге башлыгы Илсөя Зөбәерова йортны республика күләмендә танытырга кирәк дигән фикердә.

«Йорт тирәсен җыештырып торабыз. Бергәләшеп печәнен чабып, кычытканнарын йолкыйбыз. Өмәләрдә үзем дә катнашам. Кызганыч, вакыт үзенекен ала. Әкрен генә тәрәзәләре ватыла, түбәләре ишелә башлый. Гомер буе әз-мәз генә төзәтеп торып булмый бит аны. Йортны республика күләмендә танытырга, аны төзекләндерергә кирәк икәнен күрсәтергә телибез», — диде Илсөя Зөбәерова.

Әхмәт байның оныклары Красноярск краенда гомер кичерә. Алексей Әхмәтов йортны төзекләндерүгә каршы булмавын әйтте. «Бөтенләй җимерелеп беткәнче, тарихи мирас булып саклануы күпкә кулайрак. Без төзекләндерү эшләренә булышыр өчен, башта йортны юридик яктан кемнеке булуын ачыкларга кирәк. Ул яктан бу — катлаулы йорт. Аның кем карамагында булуы билгесез», — диде ул.



Галерея: Чупай авылыннан фоторепортаж

Әхмәт бай гади крестьян гаиләсендә туа. Игенчелек, сату белән шөгыльләнә. Авыл халкына ярдәм итә. Әхмәт бай гаиләсе белән Себергә сөргенгә куыла. 1995 елда Әхмәтовлар гаиләсе реабилитацияләнә һәм Красноярск краенда кала. Меценатның 150 еллык тарихы булган йорты Чупай авылында бүгенге көнгә кадәр сакланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100