news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында такси һәм җиңел машина бәрелешкән, дүрт кеше зыян күргән

Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар.

Әлмәт районында такси һәм җиңел машина бәрелешкән, дүрт кеше зыян күргән

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәт районында такси һәм җиңел машина белән юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән.

Кичә кичке сәгать җиденчедә Габдрахман авылының Совет урамында Mitsubishi һәм «Лада» (такси) җиңел машиналары катнашында һәлакәт булган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлардан билгеле булды.

Юл-транспорт һәлакәте вакытында чит ил машинасында хатын-кыз - машина йөртүче һәм өч пассажир, таксида - шофер һәм алты пассажир булган.

«Mitsubishi машинасындагы егетне һәм хатын-кызны хастаханәгә шаһитлар озатты. Тагын ике хатын- кыз - «Лада» автомобиле пассажирларын ашыгыч ярдәм табиблары алып китте», – диделәр вакыйга шаһитлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot