news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында түбәсе янган йортта ир-ат мәете табылган

Янгын Кәләй авылындагы йортта булган.

Әлмәт районында түбәсе янган йортта ир-ат мәете табылган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Әлмәт районында түбәсе янып беткән йортта ир-ат мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кәләй авылында янгын кичә төн уртасында чыккан. Урынга полиция, медицина хезмәкәрләре, авария хезмәтләре һәм 65, 9, 15нче янгын сүндерүчеләре оператив рәвештә килеп җиткән.

Күршеләре янгын сүндерүчеләргә йорт хуҗасының өй эчендә калган булу ихтималын әйткән.

Янгын сүндерүчеләр утны ун минут эчендә сүндергән. Эзләү барышында идәндә аңсыз яткан 60 яшьлек ирне тапканнар. Табиблар аның үлемен раслаган.

Ут йорт түбәсен юкка чыгарган, өлешчә стеналар янган. Башлангыч фаразлар буенча, янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot