news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында шәхси йортта чыккан янгында хуҗасы зыян күргән

Зәй-Чишмә авылында 72 квадрат метр мәйданлы йорт янган.

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Әлмәт районында шәхси йортта чыккан янгында хуҗасы зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә Зәй-Чишмә авылының Югары урамында бер катлы агач йорт янган. Янгын 72 квадрат метр мәйданны ялмап алган.

Йорт хуҗасының кул чуклары пешкән.

Беренчел мәгълүматлар нигезендә, янгын ут белән сак эш итмәү арксында килеп чыккан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot