news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында МЧС хезмәткәрләре елгада коенучы исерек ир-атны коткарган

Ир-ат Габдрахман авылыннан ерак булмаган Зәй елгасында коенырга ярамаган урында төнлә исерек килеш суга кергән.

(Казан, 12 август, “Татар-информ”). Әлмәт районында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре елгада коенучы исерек ир-атны коткарган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ир-ат Габдрахман авылыннан ерак булмаган Зәй елгасында коенырга ярамаган урында төнлә исерек килеш суга кергән һәм чак кына батмый калган. Коткаручылар 51 яшьлек ир-атны ярга чыгарып, хокук саклау органнарына тапшырган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100