news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында, машиналар бәрелешүе аркасында, хатын-кыз зыян күргән

Һәлакәт Шевченко урамындагы 120 йорт каршында булган.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Әлмәт районында ике машина бәрелешеп, 34 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә озатылган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә кич бердәм 112 экстрен хезмәтенә 24 яшьлек ир-ат идарә иткән “Дэу Нексия” автомобиленең 25 яшьлек йөртүчесе булган “Рено Дастер” белән бәрелешүе турында хәбәр алынган. Һәлакәт Шевченко урамындагы 120 йорт каршында булган.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында, 34 яшьлек хатын-кыз зыян күреп, хастаханәгә озатылган.

Урында 65нче коткару часте, полиция һәм медицина хезмәткәрләре эшләгән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot