Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районында мәчетнең 25 еллыгын билгеләп уздылар
Бу тантаналы мәҗлес Кичүчат авылында узды.
(Әлмәт, 19 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районында мәчетнең 25 еллыгын билгеләп уздылар. Бу тантаналы мәҗлес Кичүчат авылында узды, дип яза җирле басма.
Анда район мәчетләре имамнары, авыл халкы, мәчеткә йөрүчеләр һәм мөхтәрәм кунаклар җыелган иде. Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән авыл җирлеге башлыгы Равил Шәйхетдинов барчасын сәламләп, котлау сүзләре юлладылар. Ризаэддин Фәхреддин музее директоры Диләрә Гыймранова белән ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе Рифкать Шаһиев авылның тарихи кыйммәтләре, күренекле шәхесләре турында әңгәмә алып бардылар. Чара мул табын артында тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз