news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында һәлакәт: ике кеше үлгән - видео

Трассада ике җиңел машина бәрелешкән.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Әлмәт районында ике кеше үлеменә китергән һәлакәт булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте.

Әлмәт - Азнакай трассасының 12 чакрымындагы һәлакәт турындагы хәбәр 112 бердәм диспетчерлык хезмәте номерына 11.15тә алынган. «Фольксваген Поло» һәм 13нче модель "Лада" бәрелешү нәтиҗәсендә илдә җитештерелгән автомобильне йөртүче 35 яшьлек ир-ат һәм 38 яшьлек пассажир үлгән. Чит ил машинасын йөртүче 26 яшьлек егет күкрәк читлеге җәрәхәтләнеп хастаханәгә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot