news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында клубтан өенә кайтып барышлый югалган ир-атны эзлиләр

Иртәнге бишләр тирәсендә бу ир хатынына шалтыратып, чирәмдә ятуы һәм аякларын сизмәве хакында хәбәр иткән.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Әлмәт районында клубтан өенә кайтып барганда юкка чыккан ир-атны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә иртәнге дүртләр тирәсендә Әлмәт районының Агробистә микрорайонында яшәүче 34 яшьлек ир-ат «Райский сад» клубыннан чыккан. Ул бер сәгатьтән соң хатынына шалтыратып, чирәмдә ятуы һәм аякларын сизмәве хакында хәбәр иткән.

Хәзерге вакытта аның телефоны сүнгән, ул трубканы алмый. Дуслары һәм туганнары ир-атны эзләргә чыккан.

Коткаручылар клубка килеп, волонтерлар, туганнары һәм «Лиза Алерт» оешмасы вәкилләре белән бергә ир-ат өенә кайтырга мөмкин булган юлны тикшерә башлаган.

Алар 980 мең квадрат метр мәйданда эзләп тә, ир-атны таба алмаган. Бүген аны эзләүне дәвам итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot