news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында кеше организмы өчен зарарлы лампалар чүплеге табылган

Хәзер хокук бозучыга, юридик зат булса, 400 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору яный.

(Әлмәт, 8 ноябрь, "Татар-информ",  "Әлмәт таңнары"). Экологлар Әлмәт районындагы бер бакча җәмгыяте территориясендә терекөмешле люминесцент лампалары чүплеге ачыкланган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

26 кв. метр мәйданда куркыныч калдыклар булып саналган люминесцентлы лампалар ташлаганнар.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәгән өчен административ тикшерү кузгатты.

Хәзер хокук бозучыга, юридик зат булса, 400 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору яный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100