news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында кар машинасын йөртүче һәлак булган

Тепловоз кар машинасын бәрдергән.

 (Әлмәт, 27 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген 10 сәгать 39 минутта бердәм 112 номерына Татарстанның Әлмәт районында һәлакәт булуы турында ашыгыч хәбәр килеп ирешә. Әлеге районның Яңа Суркин авылы янында тимер юл перегонында тепловоз кар машинасын бәрдергән була. Медиклар урынга көчкә барып җитәләр, чөнки тимер юл буенда автомобиль юлы юк. Алар үзләре утырып барган маневрлы тепловоз белән зыян күрүчене клиник үлем хәлендә алып кайталар һәм Әлмәт шәһәре медсанчастена озаталар. 56 яшьлек ир юлда барганда җан бирә һәм аны Лениногорск моргына илтергә туры килә. Ир кешенең муен сөяге һәм аяклары сынган була, дип хәбәр итте "Әлмәт таңнары" газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100