news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында "КАМАЗ" әйләнеп капланган

Тән җәрәхәтләре алган 54 яшьлек машина йөртүче медсанчастька озатылган.

Әлмәт районында "КАМАЗ" әйләнеп капланган
almet-rt.ru/

(Әлмәт, 17 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 15 августта 13.00 сәгать тирәсендә әлмәт районында  Рус Акташы-Акташ-Азнакай юлында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"КАМАЗ-5410"  белән идарә итүче Азнакай шәһәре ягыннан Рус Акташы авылы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлекне сакламаган.

Шуның нәтиҗәсендә идарәне югалткан һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыгып әйләнеп капланган. Тән җәрәхәтләре алган 54 яшьлек машина йөртүче медсанчастька озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot