Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районында күчмә медицина хезмәткәрләре бригадасы эшли
Әлеге юнәлештә эшләү, шәһәр хастаханәсенә йөрү мөмкинлеге булмаган, авыл халкы өчен бик уңайлы.
(Әлмәт, 23 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт муниципаль районы буенча сәламәтлек саклау идарәсе, Әлмәт медицина профилактика үзәге һәм Әлмәт үзәк район хастаханәсенең уртак эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе – медицина хезмәткәрләреннән торган күчмә бригаданың район торак пунктларына йөрүе, дип яза җирле басма.
Әлеге юнәлештә эшләү, шәһәр хастаханәсенә йөрү мөмкинлеге булмаган, авыл халкы өчен бик уңайлы. Фельдшер-акушерлык пунктларында педиатр, хирург, ЛОР, гинеколог һәм башка белгечләр кабул итә. Табиблар килүе турында авыл халкына алдан хәбәр итәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз