news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында ир белән хатын мәетенә тап булганнар

Фаразларга караганда, үлем сәбәбе - исле газ белән агулану.

(Әлмәт, 5 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 2 декабрь көнне кичке җиделәр тулып килгәндә күршеләре бер өйдә ир белән хатын мәетенә тап була.
Бу 55 яшьлек хатын-кыз һәм аның өйдәше - 44 яшьлек ирнең гәүдәләре була, дип яза җирле басма.

Бу хәл Әлмәт районы Кәләй авылының Шәйдуллин урамындагы бер йортта килеп чыга. Экспертлар фаразлавынча, мәетләр өч тәүлекләп яткан булырга мөмкин. Гәүдәләрнең бозыла башлавы шуңа ишарәли.

Фаразларга караганда, үлем сәбәбе - исле газ белән агулану. Өйдән яну продуктлары тикшерүгә алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot