news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында ир-ат мәете табылган

Үлгән кешенең шәхесе ачыклана.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Әлмәт районында Тайсуган авылы янында куаклыкта ир-ат мәете табылган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Үлгән кешенең шәхесе ачыклана.

Хәбәр Әлмәт районы ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм телефон номеры диспетчерлык хезмәтенә кичә 16 сәгать 55 минутта алынган. Урынга чыккан 7 нче зона коткару отряды ир-ат мәетен куаклар арасыннан алып, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырган.



Суд-медицина экспертизасы ир-атның нидән үлүен ачыклаячак һәм җинаять эше кузгату-кузгатмау шуның нәтиҗәләренә бәйле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot