Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районында җиңел машина йөртүчесе өч яшүсмерне бәрдергән
Һәлакәттә ике яшүсмер алынган җәрәхәтләрдән урында ук җан биргән, өченче малайны хастаханәгә алып киткәннәр.
(Әлмәт, 5 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Кичә төн уртасындаа Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында югары тизлек белән хәрәкәт итүче «Гранта» шоферы 16, 15 һәм 14 яшьлек өч баланы бәрдерә. Бу турыда район басмасы яза.
Яшүсмерләрнең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган.
Һәлакәттә ике яшүсмер алынган җәрәхәтләрдән урында ук җан биргән, өченче малайны хастаханәгә алып киткәннәр.
Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китә. Ләкин бераздан аны тоткарлыйлар. Ул 26 яшьлек Казан шәһәре кешесе булып чыга. Тоткарлаган вакытта ир-ат исерек хәлдә булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз