news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында иҗат концертлары үткәрелә

Концерт-тамашалар күрсәтү 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

(Әлмәт, 1 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 29 марттан районда җирлекләр арасындагы иҗат эстафетасына старт бирелде, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.

Концерт-тамашалар күрсәтү 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Беренче булып Нагорное авылы кешеләренә Аппак авыл җирлеге үзенең программасын бүләк итте. Сөләй җирлеге бишмунчалылар алдында чыгыш ясады. Бүген кич Березовка, Кителга, Дербедень авылларында концерт программалары булачак. 1 апрельдә Югары Мактама үзешчәннәре Кама-Исмәгыйльдә чыгыш ясый. Кичү авыл җирлеге Аппакта һәм Илтән-Бутада яшәүчеләргә тамаша күрсәтә. 2 апрель көнне Түбән Мактама Мәдәният йорты коллективы Югары Мактама һәм Васильевкада яшәүчеләргә «Елмай» дип исемләнгән концертын тәкъдим итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot