Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районында химик калдыклардан торган күл ачыкланган
Зыян күргән территориянең мәйданы 425 кв. метр тәшкил иткән.
(Әлмәт, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районында химик калдыклардан торган күл ачыкланган. Ул “Клен” бакчачылык җәмгыяте территориясендә барлыкка килгән, дип яза җирле басма.
"Таграс-Химсервис" оешмасы чокырга даими рәвештә цехтан чыккан химик калдыкларны ташлый торган була. Шуның нәтиҗәсендә ясалма химик күл барлыкка килә. Зыян күргән территориянең мәйданы 425 кв. метр тәшкил иткән.
Экологлар исәпләгәнчә, табигатькә китерелгән зыят күләме 1500 000 сум тәшкил итә. Зыян китерүче матдәләр әлеге территориядән чыгарыла һәм участок рекультивацияләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз