news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында хайваннарны тотып карап була торган зоопарк эшли

Пони, тиеннәр, боланнар, ташбакалар һәм тәвә кошлары контактлы зоопарк байлыгының бер өлеше генә.

Әлмәт районында хайваннарны тотып карап була торган зоопарк эшли
архив/Ильнар Тухбатов

(Әлмәт, 14 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы Колшәрип авылында хайваннарны тотып карап була торган зоопарк зур кызыксыну уятты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә кечкенәләр дә зурлар, да рәхәтләнеп кунак була. Пони, тиеннәр, боланнар, ташбакалар һәм тәвә кошлары контактлы зоопарк байлыгының бер өлеше генә.

Колшәрип авылында зоопарк узган елның җәеннән эшләп килә. Зоопарк хуҗасы Хәлил Габдрахманов исә җәнлекләр тормышы белән кечкенә чагыннан ук кызыксына икән. Бер мәйданчыкта төрле җирдән килгән җәнлекләр җыелган. Мәсәлән, “Малыш” исемле пони бирегә Мәскәүдән килә. Тиздән аңа 2 яшь тулачак. Куяннарны Самарадан алып кайтсалар, “Дейли” токымлы тиеннәр Польшадан кайтартыла.

Кайбер җәнлекләргә кыш көне уңайлырак булса, кайберләре җәйне якын күрә.

Колшәрип зоопаркының төп үзенчәлеге шунда: биредә хайваннарны тотып карарга һәм сыйпарга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot