news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында әфьюн саклаучы тоткарланган

Алынган наркотик матдәнең авырлыгы – 577 г.

(Әлмәт, 28 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районында әфьюн саклаучы тоткарланган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган, дип яза җирле басма.

Полиция хезмәткәрләре 52 яшьлек әлмәтледә әфьюн тапканнар, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Аны “Мәк” профилактик операция барышында Кәләй авыл җирлеге янында кулга алганнар. Аның үзе белән әфьюн төргәге табыла. Алынган наркотик матдәнең авырлыгы – 577 грамм тәшкил иткән. Әлеге ир-атка карата “Наркотик матдәләрне зур күләмдә законсыз рәвештә әзерләү һәм саклау“ маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot