Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районында чүплек урынына урман утырталар
Якын арада 500 үсенте утыртылачак.
(Әлмәт, 13 август, "Татар-иинформ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсе территориясендә урнашкан законсыз чүплек урынында агач үсентеләре утыртылган. Бу хакта Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза җирле басма.
Экологлар тарафыннан бу территориядә металлолом табу ниятеннән уңдырышлы туфрак катламын законсыз казып алуның 13 очрагын билгелиләр. Закон бозучы һәркем административ җаваплылыкка тартыла.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм район башкарма комитеты бу территориядә рекультивация чараларын күрергә дигән карар чыгара. Бу максатка ирешү өчен 500 нарат үсентесе утыртыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз