news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында бульдозер әйләнеп капланган, йөртүчесе үлгән

Беренчел мәгълүматлар буенча, бульдозерчы куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозган.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). Әлмәт районында Кичучат авылы янында юл кырыена төшеп китеп бульдозер әйләнеп капланган, бульдозерчы үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Хәбәр Әлмәт районының ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына кичә 23 сәгать 54 минутта алынган. Урынга 65 нче янгын-сүндерү часте һәм 7 нче зона коткару отряды чыккан. Ачыкланганча, әлеге бульдозер “УТТ” оешмасына карый. Үлгән бульдозерчыга 24 яшь булган. Аның гәүдәсен Әлмәт моргына тапшыру өчен медикларга тапшырганнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бульдозерчы куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозган.

news_right_1
news_right_2
news_bot