news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында бер оешма җаваплылыкка тартылды

Әлмәт районында инспекторлар пычрак сулар агызу очрагын ачыклады.

(Әлмәт, 27 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районында инспекторлар пычрак сулар агызу очрагын ачыклады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тикшерү барышында ачыкланганча, җирле компания Дала Зәе елгасы сусаклагыч зонасында төзелеш вагончыклары урнаштыра. Ләкин бу урын калдыкларны агызу өчен махсус корылмалар белән җиһазландырылмаган була. Шуның нәтиҗәсендә хуҗалык калдыклары җирле рельефка агызыла.

Гаепләнүчеләр административ җаваплылыкка тартыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot