Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районында бер авыл хуҗалыгы предприятиесе җавапка тартылды
Тикшерү барышында тирес җыю җайланмалары төзек булмау сәбәпле, терлекчелек калдыкларының сулыкка агып төшүе ачыклана.
(Әлмәт, 15 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районындагы бер авыл хуҗалыгы предприятиесе тиреcне туплау һәм саклау корылмаларын төзекләндерү эшләрен башкарды. Бу турыда җирле басма яза.
2018 елның язында экологлар тарафыннан Муратка елгасын пычрату факты теркәлгән. Анализлар күрсәткәнчә, биредә аммоний һәм нитратлар күләме рөхсәт ителгән нормадан югары булып чыга.
Тикшерү барышында тирес җыю җайланмалары төзек булмау сәбәпле, терлекчелек калдыкларының сулыкка агып төшүе ачыклана. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз