news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында бер атна эчендә икенче тапкыр урман яна

Утның якындагы бистәгә таралу куркынычы юк, янгында беркем дә зыян күрмәгән.

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Әлмәт районында Сөләй бистәсе янында урман яна башлаган. Әлеге инцидент турында хәбәр 101 номерына көндезге 12дә килгән.

Фаҗига урынына Әлмәт гарнизонын янгын сүндерүчеләре һәм Урман хуҗалыгы министрлыгының урман сагы хезмәткәрләре килгән. Утның бистәгә таралу куркынычы юк, янгында беркем дә зыян күрмәгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Алдарак «Татар-информ» Лениногорск һәм Әлмәт районнары чигендә 5,5 мең квадрат метр мәйданда урман януын хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot