news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында авыл яшьләре спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр

Габдрахманда авыл яшьләренең 50 нче кышкы спартакиадасы узды.

Әлмәт районында авыл яшьләре спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр
almet-rt.ru

(Әлмәт, 25 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 23 февраль көнне Габдрахман авыл җирлегендә 50 нче кышкы авыл яшьләре спартакиадасы булып узды. Спорт бәйрәме җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.  Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин тантаналы рәвештә спартакиаданы ачып җибәреп, чарада катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Үз чыгышында ул Әлмәтнең Татарстанда төп спорт үзәкләренең берсе булуын билгеләп үтте.

- Авыл яшьләре спартакиадасы барлык спорт ярышлары арасында үзенә бер аерым урын алып тора. Биредә 36 авыл җирлегеннән килгән ике меңгә якын кеше 15 спорт төре буенча көч сынаша, - дип ассызыклады район башлыгы һәм спартакиадада катнашучыларның барысына да уңышлар теләде.

Район башлыгы шулай ук Әлмәт районында спортны һәм физик культураны үстерү юнәлешенә зур өлеш кертүчеләрне бүләкләде. Спартакиада программасы үз эченә ат спорты, автомобиль һәм чаңгы ярышлары, хоккей, милли көрәш, гер спорты, армспорт, йөзү, волейбол, мини-футбол, өстәл теннисы, шахмат, шашка һәм башка спорт төрләрен алды.

51 нче авыл яшьләре спартакиадасын үткәрү хокукы Миңлебай авыл җирлегенә бирелде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot