news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында автомобиль сыерга бәрелү сәбәпле, өч кеше зыян күргән

Хайван караңгыда трассага йөгереп чыккан

(Казан, 30 август, "Татар-информ", Светлана Белова). Кичә 19 сәгать 26 минутта 112 диспетчерлык хезмәте Әлмәт шәһәреннән чыгу юлында автомобильнең сыерны бәрдерүе турында хәбәр алган, диелә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт идарәсе тараткан чыганакта.

«Фольксваген Поло» автомобиле белән 21 яшьлек йөртүче идарә иткән, ул сыерны күрүгә тиз арада карар кабул итә алмаган.

Авария нәтиҗәсендә «Фольксваген» автомобиле пассажирлары - 22 яшьлек хатын-кыз һәм 14 яшьлек кыз бала җәрәхәтләр алган, алар хәзер хастаханәдә. Машина йөртүче госпитализациядән баш тарткан.

Сыер алынган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100