news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында алма бакчалары үсәчәк

Әлегә Әлмәткә алманы Самарадан китереп саталар ди.

 (Әлмәт, 20 октябрь, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”). Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Наил Усмановка алма үстерү тәҗрибәсен өйрәнү турында күрсәтмә бирде. Үткән ял көннәрендә шәһәрдә булган авыл хуҗалыгы ярминкәсенә йомгак ясап, ул шундый карарга килгән. Чыннан да, ярминкәдә нинди генә алма юк иде! Аларны Самарадан алып килеп саталар булып чыкты, диелә “Әлмәт таңнары” газетасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot