Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт районы укучыларын кайнар ашлар белән тәэмин итү өчен 43 млн сум бүлеп биреләчәк
Төшке ашлар ата-аналар һәм район бюджеты хисабыннан түләнәчәк.
(Әлмәт, 16 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районының мәктәп укучыларын кайнар ашлар белән тәэмин итү өчен 43 млн сум бүлеп биреләчәк, дип яза җирле басма.
Төшке ашлар ата-аналар һәм район бюджеты хисабыннан түләнәчәк. Менюга яшелчә салатлары, аш, ботка, балык, тавык ите һәм башкалар кертелгән. Әлеге хезмәт күрсәтү 1 сентябрьдән алып 31 декабрьгә кадәр каралган.
Аукцион 31 август көнне узачак. Башкаручы 52 мәктәпне ризык белән тәэмин итәчәк. Катнашучылар өчен төп критерий – алынасы продукциянең сыйфатлы булуы һәм ГОСТ таләпләренә туры килүе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз