news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районы Түбән Мактама авылында җәяүлене бәрдергәннәр

"ВАЗ 21140" автомобиленең 1989 елгы йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, җәяүлегә өстенлек бирми.

(Әлмәт, 16 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районының Түбән Мактама авылында Совет урамы, 1 нче йорт каршында 13 майда кичке якта җәяүлене машина бәрдергән, дип яза җирле басма.

1962 елгы җәяүле хатын-кыз светофорның яшел уты янганда Совет урамын аркылы чыгарга була. Шул вакытта аны Гагарин урамыннан борылучы машина бәрдерә. "ВАЗ 21140"  автомобиленең 1989 елгы йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, җәяүлегә өстенлек бирми. Нәтиҗәдә җәяүлене тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаталар.

news_right_1
news_right_2
news_bot