news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районы Түбән Мактама авылы Җиңү бәйрәмен билгеләп үтте

Безнең арадан китүчеләр бер минутлык тынлык белән искә алынды, һәйкәлләргә чәчәкләр куелды.

(Әлмәт, 8 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген Әлмәт районының байтак авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан тантаналар бара. Түбән Мактама җирлегендә дә митинг уздырылды. Бистәдә ике һәйкәл. Икесе янында да почетлы каравыл торулар оештырылган иде. “Үлемсез полк”, парад та оешкан төстә үтте, дип яза җирле басма.


Авылдашларын бәйрәм белән җирлек башлыгы Владимир Михайлов, ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Гыйбатова, запастагы подполковник Рамил Бәдретдинов тәбрик итте. Сугышка Түбән Мактамадан 236 кеше алынган. Шуларның 141 е генә әйләнеп кайта алган. Бүген җирлектә 3 кенә сугыш ветераны исән икән. Әмма алар да авыру сәбәпле, тантанага килә алмады. 223 тыл ветераны, сугышта катнашучыларның 19 толы, 568 сугыш чоры баласы гомер кичерә. Безнең арадан китүчеләр бер минутлык тынлык белән искә алынды, һәйкәлләргә чәчәкләр куелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot