Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәт районы Түбән Мактама авлында икенче мәчеткә манара куйдылар
Әлеге мәчет төзелешенә 2007 елның май аенда ук керешкәннәр иде
(Казан, 11 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Мәчет төзелешенә иганәчелек ярдәмен җирле халык арасыннан берәү күрсәткән, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында. Шулай ук “Арслан”, “Татнефтегазпереработка”, “Елховнефть” кебек предприятиеләр дә үз өлешләрен керткәннәр. 7,5 метрлы мәчет манарасы “Арслан” предприятиесе тарафыннан эшләнгән һәм куелган. Ярымайны исә Бөгелмә механика заводында койганнар.
100 гыйбадәт кылучыга исәпләнгән әлеге мәчет Түбән Мактамада – икенче, шәһәрдә – унберенче, райондагы 36 нчы дин бинасы. Аның төзелеш тәмамланды дип исәпләнсә дә, эчке яктагы төзекләндерү эшләре бетмәгән әле. Шуңа да мәчетнең тантаналы ачылышы Изге Рамазан ае төгәлләнгәннән соң булыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз