news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районы “Россия Хөкүмәте премиясе” бәйгесендә дипломант булды

Бу премия ел саен продукция һәм күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатлы өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешкән оешмаларга бирелә.

(Әлмәт, 21 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 20 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә сыйфат өлкәсендә 2018 елгы Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе дипломантларын бүләкләү тантанасы узды.  Әлмәт районы “2018 елгы сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе” бәйгесендә дипломант булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйге дипломантларына бүләкне РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов тапшырды.

Бу премия ел саен продукция һәм күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатлы өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешкән һәм югары нәтиҗәле сыйфат менеджменты нәтиҗәле алымнар керткән оешмаларга бирелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot